news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның “Туган тел” каналы Башкортстандагы татар-башкорт эстрада җырчыларын җыйды

Бу чыгышлары белән Башкортстаннан булган татар эстрадасы җырчыларының мондый зур масштабтагы беренче очрашуы.

 (Уфа, 3 июль, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген Башкортстандагы “Туган тел” музыкаль телеканалы чыгышы белән шушы республикадан булган татар-башкорт эстрада җырчылары өчен беренче тапкыр ябык кичә - TTstarparty оештырды.

Чарада катнашкан җырчыларның кайберләре Татарстан тамашачыларына да яхшы таныш – Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Элвин Грей, Мирхәт Гайсин, Зифа Нагаева, Лилия Биктимерова, Фәдис Ганиев, Идрис Газиев, Инсаф Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Флорида Исмәгыйлева, Наил Шәймәрдәнов һәм башкалар.

Әлеге артистлар чара узачак урынга килгәч, кызыл келәмнән узды. Аларны алкышлап каршы алдылар. Җырчыларның фанатлары яраткан артистлары белән фотога төште.

Бәйрәмнең икенче өлеше кафеда дәвам итәчәк. Бу бәйрәмнең оештыручысы – “Туган тел” каналының баш редакторы, җырчы Лилиана Ирназарова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанда яшәп, татар эстрадасы өчен хезмәт итүче башкаручыларны җыюны күптәнге хыялы булуын әйтте. “Быел, ниһаять, бу хыялны тормышка ашырдык. Алга таба “Туган тел” каналы бу чараны Казанда үткәрүне планлаштыра”, - диде Лилиана. 

Марат Шәйбәков та “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчыларның очрашуын күптәнге хыял икәнлеген әйтте. “Без үзебез җыелышырга тырышып карадык, барып чыкмады. Беренче коймак төерле була, диләр, бәлки, җитешсез яклары да булуы мөмкин, әмма әзерлек бик әйбәт, көн дә куандырды. Алдагы елларда ул тагын да югарырак дәрәҗәдә булыр”, - диде ул.

Яшь җырчы Рөстәм Шакиров җырчыларның бу чарада катнашыр өчен бер тиен дә түләмәвен, барысының да оештыручылар хисабына әзерләнүен әйтте. “Мондый масштабта беренче тапкыр очрашу, кәеф бик күтәренке”, - диде җырчы.

TTstarpartyдан тулы репортажны соңрак "Интертат.ру" электрон газетасыннан укыгыз. 

news_right_1
news_right_2
news_bot