news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның татар якшәмбе мәктәбе балалар Сабан туе уздыра

Бәйрәмдә милли уеннар, концерт программасы каралган.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Уфаның икенче номерлы татар якшәмбе мәктәбе балалар Сабан туе уздыра. 
 
Бәйрәмдә милли уеннар, концерт программасы каралган. Кунаклар каршында Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Рөстәм һәм Айдар Гөбәйдуллиннар, Алсу Фәйзыханова һ.б. артистлар чыгыш ясаячак.
 
 
Уфаның икенче номерлы  якшәмбе татар мәктәбе балалар Сабан туен узган ел да оештырган булган. 
 
Мәктәп һәр көн саен, җомгадан тыш, сәгать унбердән кичке бишкә кадәр эшли. Анда дистәдән артык укытучы балаларга белем бирә. Балалар биредә татар телен генә түгел, ә инглиз телен дә өйрәнә. Шулай ук бию, җыр буенча да дәресләр ала. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot