news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаныћ татар рђссамы сурәте мәртәбәле календарьга керде

Башкортстанда яшђп иќат итњче танылган татар рђссамы Ринат Мићнебаев өчен бу елның башы ук күңелле хәбәр белән ачылды

(Уфа, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанда яшђп иќат итњче танылган татар рђссамы Ринат Мићнебаев өчен бу елның башы ук күңелле хәбәр белән ачылды. Аның бер матур картинасы сурәте “ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасының 2010 елга чыгарган еллык календарендә урын алды.
Ринат Мићнебаев Башкортстандагы татар рђссамнарыныћ ић талантлыларыннан. 1964 елда Уфада туган миллђт егете њз иќатында данлы тарихыбызга, тамырларыбызга еш кына мљрђќђгать итђ. Борынгы Болгар ќирлђренђ њзе барып, андагы рухны сећдерњ дђ талант иясенђ књп нђрсђ бирђ. Ринат ђфђндене Россиядђ дђ, кайбер чит иллђрдђ дђ яхшы белђлђр. Аныћ эшлђре тљрле иллђрдђ књрсђтелде џђм атаклы музейларга сатып алынды.
Былтыр Казанда якташыбыз үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен тәкъдим иткән иде. Казан милли-мәдәни үзәгендә оештырылган ул күргәзмәгә Ринат әфәнде илледән артык картинасын сайлап алды.
Ул экспозициядә талантлы рәссамныћ “Тимер гасыр” џђм “Эзлђр” дигђн сериялђреннђн тупланган әсәрләре дә, “Болгар шђџђре” циклыннан картиналары да аеруча дикъкатьне ќђлеп итте. “Дивар” триптихы, “Ибн Фадланныћ Итил елгасына сђяхђте”, “Мђћгелек тљен”, “Арийлар кићлегендђ” кебек тирђн фђлсђфђ белђн сугарылган эшлђрен дә тамашачылар яратып карады.
Р. Мићнебаев еш кына халыкара күргәзмәләрдә дә катнаша. Берничә ел элек аның кайбер эшләре Польшада њткђн VII халыкара графика књргђзмђсендђ катнашты. Люблин шђџђрендђ оештырылган ул књргђзмђдђ дљньяныћ 55 иленнђн 920 автор њзенећ 2721 эшен ќибђргђн. Талђпчђн жюри шулар арасыннан нибары 450 картинаны гына сайлап алган џђм књргђзмђгђ урнаштыру хокугын биргђн. Шул бђхетлелђр арасында Россиянећ дњрт рђссамы белђн бергђ Ринат Мићнебаевныћ да ике сурђте сайлап алынган иде. Шул сурђтлђр књргђзмђ чыгарган бик матур каталогка да керде соңыннан.
Аннан соң, Ринат ђфђнде графика сурђтлђре тљшерњче рђссамнарныћ Испаниядђ њткђн Халыкара књргђзмђсендђ дђ катнашты. Дљньяныћ дистђлђрчђ иленнђн йљздђн артык рђссам катнашкан ул књргђзмђгђ талантлы миллђттђшебез њзенећ берничђ литография картинасын алып барган иде.
Р. Мићнебаевның рђссамнарныћ Мђскђњдђге Њзђк књргђзмђ залында, шулай ук Санкт-Петербургтагы “Летний сад” сәнгать галереясендә урнаштырылган шђхси књргђзмђләре дә югары бәя алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot