news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның Татар гимназиясендә тәрбия хакында сөйләштеләр

Уфаның Татар гимназиясендә тәрбия хакында сөйләштеләр

(Уфа, 21 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы 65 нче санлы татар гимназиясендә «Мәгариф системасында яңа эш алымнары» дигән программа нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе булып үтте. «Ватаным» коммерцияле булмаган хезмәттәшлек оешмасының Башкортстан бүлеге оештырган бу очрашуның көн тәртибенә хәзерге заман өчен үтә дә мөһим мәсьәлә куелган. «Башкортстанда яшәүче татарларның тәрбия традицияләре һәм аларны мәктәпләрдә бүгенге тәрбия процессында файдалану» дип аталган эшлекле сөйләшүгә Уфадагы татар гимназияләре һәм катнаш мәктәпләрдәге татар класслары укытучыларыннан тыш, республиканың кайбер районнарыннан, шулай ук Кушнаренко районындагы педагогия көллиятеннән дә мөгаллимнәр килгән иде.

Әлеге чараның беренче өлешендәге «Түгәрәк өстәл» сөйләшүендә танылган галимнәр – татар теле һәм әдәбияты белгечләре, педагогика юнәлешендә эшләүче галимнәр көн үзәгенә куелган тема буенча үз фикерләрен яңгыратты. Башкортстан дәүләт университетында һәм Педагогия университетында укытучы филология фәннәре кандидатлары Муса Мөлеков, Суфиян Сафуанов һәм Рәүф Идрисов Россиядәге бүгенге катлаулы һәм болгавыр шартларда татар балаларын милли әхлак һәм әдәп традицияләрендә тәрбияләү юнәлешләре хакында һәрберсе үз фикерен яңгыратты. Муса Мөлеков үзенең төп чыгышында татар балаларын ата-бабаларыбыздан килгән матур гадәтләр нигезендә тәрбияләү кирәклеген әйтеп, моңа күп кенә мисаллар китерде

Уфаның 65 нче санлы татар гимназиясендә үткән семинар-киңәшмәдә төрле мәктәпләрдән килгән туган тел укытучылары үзләре дә чыгыш ясады һәм балаларны милли тәрбия традицияләре рухында укыту һәм тәрбияләү җәһәтеннән үз фикерләре белән уртаклашты. Аларның сүзләренчә, бар тирә-якта бозыклык киң җәелгән бер заманда татар балаларын гына борынгыдан килгән матур гадәтләр рухында тәрбияләү ансат эш түгел. Әмма кыен дип кенә бу эштән баш тарту зур хата булыр иде. Чөнки балаларыбызны тиешенчә тәрбияли алмасак, милләтнең дә, гомумән, җәмгыятьнең дә киләчәге юк. Балаларны милли рухта тәрбияләү җәһәтеннән киләчәктә махсус методик әсбаплар чыгаруны арттыру да максатка ярашлы булыр иде, дигән теләкләрен дә җиткерде мөгаллимнәр.

Татар гимназиясендәге чараның икенче өлешендә кунаклар биредә укучы балалар белән очрашты һәм алар әзерләгән фольклор бәйрәмне карады. Гомумән, әлеге мөһим чарадан укытучылар да, галимнәр дә канәгать калды. Бу семинар-киңәшмәне оештырган «Ватаным» оешмасының Башкортстан бүлеге рәисе, Педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин мондый чараларны төрле темаларга киләчәктә даими оештырырга ниятләре булуын җиткереп, болай диде: «Без татар укытучылары өчен мондый семинарларны ай саен үткәрергә ниятлибез. Андый сөйләшүләргә психологларны, философларны, тел белгечләрен һәм башка юнәлешләрдәге галим-белгечләрне дә чакырачакбыз. Хәзерге заман белем бирүдә яңа эш алымнарын кертүне таләп итә. Без әнә шул яңа методикаларны киңрәк күләмдә гамәлгә куярга бурычлыбыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100