news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның Рус драма театры иң яхшы спектакльләре белән Екатеринбургка җыена

Театр тамашачыларны классик һәм заман әсрәләре белән шатландырырга тели

(Екатеринбург, 25 август, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Көзен Екатеринбургта Башкортстанның Рус дәүләт академия драма театрының чыгышлары көтелә. Артистларның чыгышларын Свердлау музыкаль комедия театрында 16-30 сентябрьдә карарга мөмкин булачак.
Уфаның Рус драма театры артистлары үз репертуарыннын Островскийның “Котырган акчалар”ын, Лермонтовның “Маскарад”ын күрсәтергә уйлый. Чит ил классикасы да булачак - итальян режиссер Паоло Эмилио Ланди Эдуардо де Филиппоның «Неаполь — миллионерлар шәһәре» пьесасы тәкъдим итәчәк.
Уфа театры башкорт әдәбиятын да игътибардан читтә калдырмаган. Мостай Кәримнең “Гафу итү” пьесасы буенча “Ай һәм яфрак коелу” спектаклен тәкъдим итәргә җыеналар. Шулай да тамашачыларның күңелендә иң истә калачагы, мөгаен, Ким Брейтбург белән Карен Кавалерянның “Зәңгәр камея”сы булыр. Ул БРның иң уңышлы спектакле статусын яулап, тамашачыларның зур сөюенә лаек булган эш.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot