news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Нур» театрында яңа спектакльдә геройларның язмышын тамашачы хәл итә

Спектакльне татар теленә Марат Кәбиров тәрҗемә иткән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» дәүләт татар театрында Дамир Сәлимҗановның «Мин көтәм сине» дигән лирик комедиясен премьерасы 26 декабрьдә булды. Спектакль тамашачыга геройларның алдагы язмышын хәл итү мөмкинлеге бирелү белән үзенчәлекле булып тора. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Пьеса геройлары тарихы чын язмышлар һәм тормышлар буенча язылган. Бу хатын-кыз бәхете, ялгызлык һәм дуслык турында сөйләшү.

Спектакльне әзерләүчеләр вакыйгалар барышының ике вариантын уйлаган, алар гадәти булмаган персонаж игълан итә. Тамашачылар тавыш бирү ярдәмендә төп геройның язмышын билгели: тәкъдим ителгән вариантка кул күтәрә. Куллар күп күтәрелгән вариант спектакльнең сюжетын дәвам итәчәк.

Режиссер — Башкортстан һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов. Музыкаль бизәлешне композитор Лилия Баярс эшләгән, сәнгать өлеше өчен Ләйсән Хөсәенова җавап биргән. Биюләрне Башкортстанның атказанган артисты Рамиза Мөхәммәтшина куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100