news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның «Нур» театры «Һиҗрәт» спектакленең премьерасын тәкъдим итә

Спектакль Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар театры Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Һиҗрәт» спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Премьераны 29-30 март көннәрендә карарга мөмкин. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакль Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган. Әсәрдә бүгенге көндә дә актуаль булган иман, динне саклау темасы күтәрелә. Спектакльдә театрның барлык актерлары да диярлек уйный. Пьесаны театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән.

Композиторы – Ришат Сәгыйтов, рәссамы – Илшат Вильданов, видеоинсталляция буенча рәссам – Урал Махиянов, яктылык буенча рәссам – Марина Запотылок.

Халыкара театр көнендә спектакльне премьера алдыннан җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим иттеләр. Әсәр белән танышкач, режиссер һәм актерлар катнашында спектакль хакында фикер алышу үткәрелде. Премьера белән беренчеләрдән булып дин әһелләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, журналистлар, блогерлар, шулай ук театр сәнгатен яратучылар танышты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot