news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның “Нур” татар театры яшьләр арасында иншалар конкурсы уздыра

Бәйге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

 (Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). “Нур” Уфа Дәүләт татар театры яшьләрне “Мин бабам белән бик горурланам!” темасына иншалар конкурсында катнашырга чакыра. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Конкурста мәктәп һәм лицей, гимназия, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар катнаша ала. Конкурска җибәрелгән эшләрнең татар телендә язылган булуы мәҗбүри. Алар 5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары яшь категорияләре буенча бүленеп карала.

Инша текстларын zavlitnur@mail.ru электрон адресына җибәрергә, яки Уфа театрының кассасына калдырырга мөмкин. Катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайда белем алуы һәм телефоны күрсәтелгән булу да мәҗбүри, дип хәбәр итә “Татарлар. info” порталы.

news_right_1
news_right_2
news_bot