news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның «Нур» Татар театры карантинга ябылды

Тамашачылар билетларны кире кайтара, яки театр яңадан ачылганнан соң спектакльләргә килә ала.

Уфаның «Нур» Татар театры карантинга ябылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» Татар театры 6 февральгә кадәр спектакльләр күрсәтүен туктата.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгы театрның матбугат секретаре Гөлшат Сафинага сылтама белән хәбәр итә.

«Мондый карар эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә кабул ителде, күп кенә актерлар авырый, — диде ул. — Билет сатып алган тамашачылар аларны кире кайтара, яки театр яңадан ачылганнан соң шушы спектакльгә, яисә кассада залда урыннар булу-булмавын ачыклап, башкасына килә ала». 

news_right_1
news_right_2
news_bot