Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфаның «Нур» татар дәүләт театры спектакль язмаларын онлайн күрсәтәчәк
20 апрельгә кадәр театрда спектакльләр булмый, гастрольләр кичектерелә.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында 23 марттан 20 апрельгә кадәр спектакльләр күрсәтелми. Бу коронавирус куркынычы белән бәйле. Шул сәбәпле спектакльләрне онлайн-күрсәтү оештыралар. Бу турыда театрның матбугат сәркатибе Гөлшат Сафина социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Театрның гастрольләре дә кичектерелә. Билетларны тапшырып була.
Архив спектакльләре театрның youtube-каналында урнаштырыла. Сылтамалар якын көннәрдә билгеле булачак.
Инстаграм челтәрендә артистлар белән туры элемтәләр оештырыла, вокал һәм хореография буенча мастер-класслар күрсәтеләчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз