Уфаның мөселман зиратында каберләрне эзләп табу заманчалаштырылган
Сенсорлы экранда туган-тумачаларыңның, шулай ук танылган якташларыңның кабере, анда бару юлы турында мәгълүмат табып була.
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Уфаның мөселман зиратында мәгълүмати павильон барлыкка килгән. Аның ярдәмендә туган-тумачаларыңның, шулай ук танылган якташларыңның каберен эзләп табып була. Бу хакта "Башинформ" яза.
Павильонда сенсорлы экран куелган. Ул махсус сайтка алып керә. Сайт бер ел элек “Уфа махсуслашкан хезмәт итү комбинаты” тарафыннан эшләп чыгарылган. Моннан тыш, Андроид платформалы мобиль җайланмалар өчен дә каберлекләрне эзләп табу һәм анда бару юлын билгеләү өчен комплекслы программа эшләнгән.
Киләчәктә мондый павильоннар Уфаның башка зиратларында, беренче чиратта Көньяк, Төньяк, Сергиев каберлекләрендә дә куелыр, дип планлаштырыла, диелә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә.