news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның «Ихлас» мәчете мөселманнары Казанга килде

Уфа кунаклары «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Казанның 1000 еллыгы музее белән танышкан.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 27 апрель көнне, Казанга Уфа «Ихлас» мәчетенең бер төркем мөселманнары килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Казанга сәяхәт кылырга килгән дин кардәшләребез «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Казанның 1000 еллыгы музее белән таныштылар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Уфа кунаклары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән дә очрашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot