news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Ихлас» мәчете имамы татарча вәгазьләр милли рухны ныгытуын әйтте

Мөхәммәт хәзрәт Галләмов сүзләренчә, татарлар мәчеткә вәгазьләр туган телдә укылганга йөри.

Уфаның «Ихлас» мәчете имамы татарча вәгазьләр милли рухны ныгытуын әйтте
Салават Камалетдинов

(Уфа, 24 февраль, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). "Мәчеттә вәгазьләрне татарча уку татарларның милли рухын ныгыта". Бу хакта Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуда әйтте.

  • Бүген Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, күренекле татар шәхесләре Уфада "Татар халкының үсеш стратегиясе" эскизын Башкортстан татарлары игътибарына тәкъдим итәргә килгән иде.

Уфаның "Ихлас" мәчете элеккеге кинотеатр бинасында урнашуы белән күпләргә мәгълүм. "Кинотеатрның мәчеткә әверелгәне тарихта әле булганы юк", - диде хәзрәт. Мәчет буларак ул инде 24 ел эшли. Тиздән манарасы төзелеп бетәчәк. "Мәчет 450 кешене сыйдыра. Мөселманнар күп йөри. 80 проценты - татарлар. Без вәгазьләрне татарча укыйбыз, шуңа күрә дә мәчеткә килергә атлыгып торалар", - дип сөйләде имам-хатыйб.

Урта Азия халкы да нәкъ менә татарча сөйләгәннәренә күрә бу мәчетне үз итә, ди ул. "Вәгазьләрне русча укырга тәкъдим иткәнем булды, туган телдә авыррак сөйләшкән татар егетләре үзләре каршы булдылар. Мәчеттә татар сөйләме яңгырап торганга бирегә киләбез, диделәр. Туган тел милли рухны ныгыта, бу - һичшиксез", - диде Мөхәммәт Галләмов.

Татарстан кунаклары мәчет эшчәнлеге белән танышты. Алар игътибарына "Ихлас" карамагында эшләүче "Илаһият" дини музыкаль төркеме чыгышлары да тәкъдим ителде. Аның сәнгать җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать җитәкчесе Афәрин Акчура.

Васил Шәйхразиев әлеге музыкаль төркемне быел июнь аенда Татарстанга "Изге Болгар җыены"на чакырды. "Бу мәчет күп кенә мәхәлләләргә үрнәк булып тора. "Илаһият" төркеменең милли көйләребезне шундый матур итеп башкаруын башкалар да ишетергә тиеш", - диде Милли Шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100