news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның беренче мэры турында Мостай Кәрим язган китапны кабат бастырганнар

«Батя Ялалетдин» китабы 1000 тираж белән «Инеш» нәшриятында чыккан.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Бүген Уфа мэриясендә Мостай Кәримнең «Батя Ялалетдин» китабын тәкъдим иткәннәр. Чара башкорт халык шагыйренең 100 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында узган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Китап язучының дусты – Уфаның танылган шәхесе, почетлы гражданины, легендар мэр Михаил Зайцевка багышланган. 10 ел элек китап чикле тираж белән чыккан. Авторның бер гасырлык юбилее уңаеннан, әлеге китап 1000 нөсхә итеп «Инеш» нәшриятында басылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Китап рус телендә чыккан. Аны шагыйрьнең күптән түгел вафат булган улы Илгиз Кәримов тәрҗемә иткән. Чарага килүчеләр мәрхүмне бер минут тынлык белән искә алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot