news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфаның 84 нче татар гимназиясенең тәүге юбилее

Белем учагы үзенең ачылуына 25 ел тулуны һәм татар гимназиясе итеп үзгәртелүенең 10 еллыгын зурлап билгеләде

(Уфа, 29 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы 84 нче татар гимназиясе юбилейлар билгели. Бу уку йорты татар балаларына төпле белем биреп кенә калмый, ә аларның төрле сәләтләрен үстерүгә дә зур мөмкинлекләр дә тудыра.

84 нче санлы урта мәктәп башкаланың Сипайлово бистәсендә 1987 елда ачыла. Ә 10 ел элек ул татар гимназиясе итеп үзгәртелде. Биредә бүгенге көндә 1 меңнән артык бала белем ала. Күпчелеге татар кызлары һәм малайлары. Белем учагы үзенең ачылуына 25 ел тулуны һәм татар гимназиясе итеп үзгәртелүенең 10 еллыгын зурлап билгеләде.

Бәйрәмгә мәктәпнең лаеклы ялдагы ветеран укытучылары да, хөрмәтле кунаклар да, укучыларның ата-аналары да чакырылган. Гимназиягә килеп керү белән бәйрәм рухы сизелә. Тантана барышында белем учагының бүгенге уңышларына зур өлеш кертүчеләр бүләкләр ала: Рәхмәт хатлары, мактаулы билгеләр тапшырыла. Тумышы белән Татарстанның Азнакай районыннан булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Шакирова да бүләкләнүчеләр сафында. Балаларга ана теленә сөю тәрбияләүне төп максаты дип исәпли ул.

84 нче татар гимназиясе республикада алдынгы белем учакларының берсе. Биредә балаларга төпле белем бирү белән бергә, аларның һәртөрле сәләтләрен үстерүгә дә зур игътибар ителә. “Символ” исемле театр-студия уңышлы эшли. Уфа “Нур” татар дәүләт театры белән даими иҗади бәйләнешләрдә ул. Җыр-бию түгәрәкләре, КВН командасы зур уңышлар казана. Укучыларның төрле олимпиадаларда җиңүләре дә горурлык уята.

Гимназия укучылары кунакларга матур бәйрәм концерты әзерләгән. Шулай ук үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеген дә күз уңыннан ычкындырмаган алар: кул эшләреннән күз явын алырлык күргәзмә тәкъдим итәләр. Бу белем учагында укулары белән чиксез горурлана да кызлар белән малайлар. Татар гимназиясе шулай итеп үзенең тәүге юбилеен матур уңышлары белән билгели. Ә киләчәккә уй-ниятләре тагын да зуррак укытучылар коллективының. Моның өчен аларның теләкләре дә, мөмкинлекләре дә җитәрлек.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot