news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфага ТӨРКСОЙ фоторәссамнары җыелды
Уфада ТӨРКСОЙ илләре фоторәссамнарының VI халыкара иҗат лабораториясе эшли башлады
Скопировать ссылку
(Уфа, 2 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада ТӨРКСОЙ илләре фоторәссамнарының VI халыкара иҗат лабораториясе эшли башлады. Әлеге мәдәни чара ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы һәм Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы белән берлектә әзерләнде.
Әлеге җыен башта дүрт тапкыр Төркиядә үткән иде. Ә бишенчесе Төньяк Кипрда оештырылды. Ә менә алтынчысын үткәрү хокукы Башкортстанга бирелгән.
Иҗади форумга егерме фоторәссам килде. Алар арасында Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Татарстан, Әзербайҗан, Кырым, Кипр, Иран, Тыва, Хакасия, Чуашстан, Якутия фото сәнгате осталары бар. Җыен программасы бик бай дип әйтә аны оештыручыларның берсе – күренекле фоторәссам, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфадагы Халык иҗаты үзәгенең Агыйдел” фотоклубы җитәкчесе Рамил Килмәмәтов.
“Кунак фоторәссамнар Башкортстанда 16 көн дәвамында булачак һәм алар, Уфадан тыш, тагын егермедән артык районда һәм шәһәрдә булып, иҗат дөньясына чумачак, - ди ул. - Башкортстанның гүзәл табигате дә, аның тарихи ядкарьләре дә, яңа заманча төзелешләре дә аларның игътибарыннан читтә калмаячак”.
Бүген Уфада ТӨРКСОЙ илләре фоторәссамнарының күргәзмәсе ачылды. Аннан соң кунаклар теплоходта Агыйдел буйлап сәяхәткә чыгып китте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot