news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфага каршы уенның катлаулы булуын аңлыйбыз – «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Язьков

Казан командасы «Салават Юлаев»ка каршы кичке уенга әзерләнә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы «Татнефть Арена» боз сараенда Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очраша. Әлеге матч алдыннан уздырылган күнегүләр вакытында «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Никита Язьков уенга карата үз фикерләре белән уртаклашты.

«Ак Барс»ка килгәнче үк «яшел дерби»ның ни икәнен ишеткән бар иде инде. Уенчылар мондый очрашуларның әһәмиятен, Уфага каршы уенның катлаулы булуын яхшы аңлый», – ди Никита Язьков.

Аның сүзләренчә, бер атна элек команда Уфада яхшы уен күрсәтте. Бүген дә шуңа омтылырга кирәк.

«Иң мөһиме, уен дисциплинасыннан тайпылмаска кирәк. Гол кертерменме, дисезме? Белмим. Иң мөһиме – команданың җиңүе», – ди уенчы.

Сүз уңаеннан, 21 яшьлек Никита Язьков бу сезонда 23 уенда 6 алка кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100