news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфага Госман Коръәненең бердәнбер копиясе кайтарылды

Уфага Госман Коръәненең бердәнбер копиясе кайтарылды
Алсу Исмәгыйлева

Бүген Уфада башланган "Китап-бәйрәм” халыкара китап ярминкәсенең тантаналы ачылышын Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров яңалык җиткерүдән башлады - Ташкентта Хәзрәт Имам комплексында саклана торган, иң борынгы Коръән китапларының берсе булып саналган Госман Коръәненең кулдан язылган бердәнбер копиясе Уфага кайткан.

Радий Хәбиров бу яңалыкны җиткергәннән соң мәйданга тантаналы төстә изге китапны керттеләр.

 

"Бу вакыйга - күпмедер дәрәҗәдә изге китапның өенә кайтуы!" - дип шәрехләде бу вакыйганы тантананы алып баручы танылган журналист Дмитрий Дибров. 

Радий Хәбиров Госман Коръәненең ни өчен Башкортстанда булырга тиешлеген аңлатты. "20 гасыр башыннан 1923 елга кадәр Госманлы Коръәне бездә сакланган, соңыннан Үзбәкстанга тапшырылган. Ниһаять, Үзбәкстанның булышлыгы белән, алтын хәрефләр белән язылган бердәнбер копия яңадан безгә кайтты", - диде ул. 

Госман Коръәненең копиясе Башкорстанның милли музеены тапшырылды. Бераздан ул күчмә халыкларның Евразия музеена күчереләчәк. 

Әлеге вакыйганы шәрехләп, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Башкортстан башлыгына һәм рухи кыйммәтләрнең таралуына өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин "Китап-бәйрәм" чарасының башлануы Коръән белән бәйле булуында тирән мәгънә ята, дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100