news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфага фигуралы шуу ярышларына Алина Заһитова һәм Камилә Вәлиева килә

Уфада тимераякта фигуралы шуу буенча, шул исәптән юниорлар арасында да, бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирны ачу тантанасы Спорт сараенда 11 октябрь — Башкортстан Республикасы көнендә узачак. Бу хакта «Башинформ» яза.

Спортчыларны бозда фигуралы шуу буенча данлыклы һәм титуллы вәкилләр, Олимпия уеннары чемпионнары Алина Заһитова, Камилә Вәлиева, Виктория Синицина, Никита Кацалапов, Марк Кондратюк, Анна Щербакова, дөнья, Европа, Россия чемпионнары, дөнья чемпионатлары призерлары Александр Бойкова, Дмитрий Козловский, Елизавета Туктамышева, Дмитрий Алиев, Александра Степанова һәм Иван Букин сәламләячәк.

Фигуралы шуу осталары чыгышларын 10-14 октябрь көннәрендә күрергә мөмкин булачак. Ярышларда спорт мастерына кандидатлар катнаша. Программада ялгыз һәм парлы шуу, шулай ук бозда биюләр каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100