news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфага Бөтендөнья фольклориадасына сиксәнләп илдән вәкилләр җыелачак

Беренче шундый фестиваль 1996 елда Нидерландта үткәрелгән, шуннан соң аны Япония, Венгрия, Китай, Көньяк Корея һәм Мексика кабул иткән.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 2020 елда Уфада узачак Бөтендөнья фольклориадасында сиксәннән артык илдән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкога сылтама белән хәбәр итә.

«Киләсе елда Бөтендөнья фольклориадасын кабул итәбез. Традицион мәдәният фестиваленә сиксәннән артык илдән вәкилләр җыелачак. Ул Башкортстанда узачак. Мондый чаралар бөтен дөньяга мәдәни байлыгыбызны күрсәтү, чит илләрдән мөмкин кадәр күбрәк фикердәшләр җәлеп итү мөмкинлеген бирә», - дигән Валентина Матвиенко V Халыкара гуманитар Ливадия форумының оештыру комитеты утырышында.

Россия Президенты Владимир Путин 2017 елның июнендә 2020 елда Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү турындагы указны имзалады. Әлеге чара дүрт елга бер мәртәбә уза. Беренче шундый фестиваль 1996 елда Нидерландта үткәрелгән, шуннан соң аны Япония, Венгрия, Китай, Көньяк Корея һәм Мексика кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100