Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадан Сочига баручы ут капкан самолетны утырткан командирга дәүләт бүләге бирәчәкләр
Ту-204 самолетының сул двигателендә янгын югары басым компрессоры лопаткалары ватылу сәбәпле килеп чыккан.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 22 августта Уфадан Сочига таба баручы яна башлаган самолет командирына дәүләт бүләге бирәчәкләр. Red Wings авиакомпаниясенең Ту-204 самолетының сул двигателендә янгын югары басым компрессоры лопаткалары ватылу сәбәпле килеп чыккан. Бу турыда Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько хәбәр итә, дип яза «Интерфакс».
«Югары басым компрессоры лопаткаларының 7 нче яки 9 нчы баскычы ватылган. Компрессор лопаткаларының детальләре ротор белән статор аралыгына эләккән. Бу титан янгыны чыгуга китергән», - диде Нерадько җомга көнне «Россия 24» телеканалы эфирында.
Аның сүзләренчә, титан янгыны – сирәк очрый торган күренеш, бу вакытта «Red Wings экипажы оста эш иткән».
«Росавиация кабина һәм очу экипажына дәүләт бүләкләре тапшырачак», - диде ведомство җитәкчесе.
- 22 августта Red Wings авиакомпаниясенең Уфа-Сочи рейсын башкаручы Ту-204 самолеты сул двигателенә ут кабу аркасында «Уфа» аэропортына төште. Бортта 202 пассажир булган. Аларны самолет төшеп 7 минут узгач, кабартылган траплар ярдәмендә эвакуацияләделәр. Зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз