Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадан Сочига баручы самолетка ут капкан
Экипаж яна торган двигательле самолетны аэпортка төшереп утырта алган.
(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Уфадан Сочига таба баручы пассажир лайнеры двигателенең берсенә ут кабу сәбәпле, кире аэропортка кайткан. Бу турыда "Интерфакс"ка экстрен хезмәтләрдәге чыганак хәбәр иткән.
"Уфадан очып киткәч, Ту-204 самолетының сул як двигателе яна башлаган", - дигән чыганак.
Командир Уфага кире кайтырга карар кабул иткән.
"Экипаж яна торган двигательле самолетны Уфа аэропортына утырта алган. Пассажирлар һәм экипаж зыян күрмәгән", - дип сөйләгән "Интерфакс" чыганагы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз