Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфадан Альфред хәзрәт Дәүләтшин: Татарстан бердәмлек һәм татулык мәркәзе булуын исбатлый
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Уфада «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин Татарстанны бердәмлек һәм татулык мәркәзе дип атады. Ул бу хакта IV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышындагы чыгышында әйтте.
«Халкыбызны бер милләт итеп туплаган Татарстан республикабыз бердәмлек һәм татулык мәркәзе булуын исбат итә. Татарстан хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы – безнең милләттәшләребезне, Россиянең төрле төбәгендә иман сагында торучы дин әһелләрен бергә туплаучы бердәнбер үзәк. «Милли тормыш һәм дин» форумының халкыбызда бер-беребезгә дуслык-мәхәббәтне арттыруга, әлеге заманда җәмгыять алдында торган олы мәсьәләләрне киңәшләшеп, камил акыл, зирәк зиһен белән, тәҗрибә уртаклашып хәл итүгә юнәлтелгән», – диде ул форум турында.
Альферд хәзрәт 19 май көнне узачак Изге Болгар җыенының да мөһим чара булуын билгеләп узды.
«Халык күңелендә Шәһри Болгарның тоткан урыны чорлар дәвамында һич тә югалмады, киресенчә, Изге Болгар җыены елдан-ел мәртәбәле үтә. Мөселманнар күп чакырымнар үтеп, һәр елның май аенда шушы изге урынга Тәүбә догасына җыела. Халкыбыз күз яшьләре белән догалар кылган чакта әлеге форумга җыелган имамнарыбыз халык белән бергә булу максатын ныграк аңласа иде», – диде Альфред хәзрәт Дәүләтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз