Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфадан 17 яшьлек мәктәп укучысы «Мисс Азия - 2018» топ унлыгына кергән
Рената Нәдершинаны Кытайда ел ахырында узачак дөнькүләм бәйгегә чакырганнар.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Уфадан «Содружество» лицее унберенче сыйныф укучысы Рената Нәдершина Һиндстанда Азия матурлык бәйгесе топ-10лыгына кергән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Яшь булуына карамастан, ул тәҗрибәлерәк һәм өлкәнрәк 20 көндәшен артта калдырган. Ренатаның матурлыгын жюри әгъзалары бик югары бәяләгән. Таҗ һәм призларда тыш, аны Кытайда ел ахырында узачак дөнькүләм бәйгегә чакырганнар.
«Мисс Азия-2018» Кытайдан, Көньяк Кореядан, Индонезиядән, Филиппин, Казахстан, Кыргызстан, Япония һәм башка илләрдән утыздан артык милләт кызын җыйган.
Бәйге барышында кызлар мастер-класс узган, фото һәм видео-сессияләр булган, хәйрия чараларында катнашкан, үз илләре милли киемнәрен тәкъдим иткән. Рената ике ел элек «Мисс Башкортстан» модель агентлыгы мәктәбен төгәлләгән.
Уфаның 17 яшьлек мәктәп укучысы бик күп бәйгеләрдә җиңүләр һәм призлы урыннар яулаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз