news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфадагы “Юлдаш” студиясендә тагын бер татар җырчысының альбомы чыкты

Уфадагы “Юлдаш” студиясендә тагын бер татар җырчысының альбомы чыкты

(Уфа, 27 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Юлдаш” студиясендә Башкортстандагы тагын бер талантлы яшь татар җырчысының яңа альбомы дөнья күрде. Бу юлы үзенең җырлары язылган компакт тәлинкәне һәм аудиокассетаны чыгарып, Уфада яшәүче җырчыбыз Рәдиф Зарипов куаныч кичерде.

Рәдиф Зариповның яңа альбомы “Исеңдәме” дип атала. Анда популяр җырчының репертуарындагы иң шәп егермегә якын җыры кергән. Арада композиторлар әсәрләре генә түгел, ә татар халык җырлары да бар. “Исеңдәме”, “Агыйдел күперләре” кебек беренче хитлары белән үк җыр-моң сөючеләр күңелен яулап өлгергән егет хәзер үзенең яңадан-яңа җырларын башкара. Алай гына да түгел, үзе дә җырлар яза әле талантлы җырчы.

Башкортстанның яшь татар җырчылары арасында Рәдиф Зарипов үзенең халыкчан иҗаты белән аерылып тора. Аның үзенчәлекле моңлы тавышы, сәхнәдә үзен тыйнак тотышы милли җыр сәнгатебезне сөючеләрне әсир итә.

Рәдиф Зарипов Башкортстанның Салават районында туып үскән милләт егете. Мәктәптә укыганда ук җыр-моңнары белән якташларын әсир иткән яшь талант үзен сәнгатькә багышлады. Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлап, хәзер олы сәхнәгә аяк басты ул. Быел көз Р. Зарипов тамашачыларга үзенең аерым концерт программасын тәкъдим итәргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot