news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы җыр бәйгесе яңа талантларны барлады

Яшь талантлар арасында Татарстан Республикасыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән кызлар һәм егетләр дә үз осталыкларын күрсәтте

(Уфа, 21 декабрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Уфада татар џђм башкорт халыкларыныћ књренекле композиторы џђм ќырчысы Газиз Ђлмљхђмђтов исемендәге җыр бәйгесенә йомгак ясалды. Башкортстан дәүләт филармониясенең орган залында бу ярышманың гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү булып үтте.
Быел бу бәйге Башкортстанда игълан ителгән Яшьләр башлангычларын яклау һәм үстерү елына багышлап оештырылды. Бәйгенең йомгаклау өлешенә 26 башкаручы сайлап алынган иде. Яшь талантлар арасында Татарстан Республикасыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән кызлар һәм егетләр дә үз осталыкларын күрсәтте.
Уфа дәүләт сәнгать академиясенең күренекле профессоры Милүәшә Мортазина җитәкчелегендәге жюри яшь талантларга ике көн дәвамында бәя бирде.
Быел гран-прины беркемгә дә бирмәскә килешенде. Беренче урынны өч кеше - Руслан Сәйфетдинов, Артур Кәепкулов һәм Диләрә Идрисова яулады. Икенче урынга Айгиз Гыйззәтуллин белән Катерина Гыйльметдинова менде. Ә инде өченче урынга Динә Хөсәенова лаек дип табылды.
Төп җиңүчеләрдән тыш бу мәртәбәле бәйгедә төрле-төрле номинацияләр дә билгеләнгән иде. Аларда җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100