news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфадагы түгәрәк өстәлдә генерал Шәйморатовның татар булуы исбатланганын әйттеләр

Миңнегали Шәйморатовның шәхси учет битендә, партбилетында һәм башка документларында «милләт» графасында «татар» дип язылган булган. Бу хакта бүген Уфада узучы «Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан халыклары: Миңнегали Шәйморатов истәлегенә» түгәрәк өстәлендә Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре Илнар Гарифуллин хәбәр итте.

«Аның башкорт милләтеннән булуы турындагы миф килеп чыгуда төп рольне «Шәйморатов генерал» җыры уйнады. Чынлыкта Шәйморатов татар-мишәр авылы Биштәктә туган», - диде ул.

Аның сүзләренчә, 2010 елларда интернетта архив документларын тарату нәтиҗәсендә бу стереотипның дөрес булмавы исбатланган.

«Шәйморат (элеккеге Биштәк) авылына якын яшим. Анда башкорт телен ишеткәнем юк. Башкача уйлаучы «тикшеренүчеләр» «милләт» һәм «катлам» төшенчәләрен бутый», - дип белдерде түгәрәк өстәлнең тагын бер спикеры, туган якны өйрәнүче Хәбир Габдуллин.

Чара Тарих институтының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә һәм сугыш герое булган Башкортстан татарлары истәлегенә багышланган түгәрәк өстәлләр сериясен дәвам итә.

Түгәрәк өстәлдәге чыгышларны 50гә якын кеше тыңлады.

Миңнегали Шәйморатов – БАССРның Кармаскалы районы Биштәк (хәзерге Шәйморат) татар авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры булган. Россия Федерациясе Герое.

news_right_1
news_right_2
news_bot