news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар журналисты юбилеен билгели

Башкортстанда яшђњче танылган татар журналисты, “Кызыл таћ” газетасыныћ баш мљхђррир урынбасары Фђрит Фђткуллин күркәм туган көнен билгели

(Уфа, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанда яшђњче танылган татар журналисты, “Кызыл таћ” газетасыныћ баш мљхђррир урынбасары Фђрит Фђткуллин күркәм туган көнен билгели.
60 яшь тулды талантлы иҗатчыга. Шушы уңайдан бүген үзе эшләгән “Кызыл таң” газетасында да, башка мәгълүмат чараларында да котлаулар һәм күләмле язмалар дөнья күрде Ф. Фәткуллин турында.
Фђрит Фђткуллин кырык еллык журналистлык дәверендә Башкортстанда иң жимешле иќат иткән татар каләм әһелләренең берсе. “Кызыл таң” газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары кебек үтә дә җаваплы һәм мәшәкатьле вазыйфалар башкаруы өстенә үзе дә ал-ял белми яза торган илһамлы журналист ул.
Соңгы елларда бер-бер артлы китаплары да дөнья күреп тора аның. Башкортстанныћ Зђйнђп Биишева исемендђге “Китап” дђњлђт нђшриятында берничә ел элек Фђрит Фђткуллинныћ “Баш очымда кош сайрады” һәм “Тын сукмакта тал тибрђлђ” дип исемлђнгђн ќыентыклары ташка басылды. Ул ќыентыкларында Ф. Фәткуллин Башкортстан сђнгатендђге књренекле шђхеслђребез хакындагы язмаларны – җәмгысе 66 сәнгать ђџеле турындагы мђкалђлђрен, иќат портетларын керткән иде. Шул китаплары љчен Ф. Фђткуллин республика журналистларыныћ ић зур бњлђгенђ – Шаџит Ходайбирдин исемендђге премиягђ лаек булды.
Уфадагы “Слово” нђшриятында Ф. Фәткуллинның “Башкортстан мђдђнияте” исемле китабы да басылып чыккан иде. Танылган журналист ул китабында Башкортстан мђдђниятенећ тарихы џђм бњгенгесе турында бай мђгълњматлар бирђ. Республикадагы данлыклы сђнгать коллективлары хакындагы кызыклы язмалар бик књп фотолар белђн бизђлгђн анда. Алар арасында бик сирђк очрый торган, илленче-алтмышынчы-ќитмешенче еллардагы фотолар да бар. Ул китап та мђктђплђр укучыларына џђм югары уку йортлары талипларына љстђмђ белешмђ-ђсбап сыйфатында да бик файдалы. Чљнки ул ќыентыкта республиканыћ мђдђнияте турында бернинди энциклопедиягђ дђ кермђгђн бай мђгълњматлар урын алган.
“Кызыл таң” газетасының 90 еллык юбилеена да Ф. Фәткуллин бик матур энциклопедик китап әзерләде. Данлы тарихы булган татар газетасы һәм анда эшләгән иҗат кешеләре, атаклы мөхәррирләр турында искиткеч бай материалны туплаган ул китап та журналистика бүлекләрендә укыган талиплар өчен дә, гомумән, татар журналистикасы тарихы белән кызыксынган һәр кешегә бәяләп бетергесез бай мәгълүмат чыганагы.
Быел Ф. Фәткуллин М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бәйгесендә чираттагы тапкыр беренче урынны яулады.
М. Гафури, театры берничә ел элек барлыкка килгән традиция буенча, иҗат сезоны барышында үзенең эшчәнлеге, артистлары турында язучы журналистлар арасында быел да иҗади бәйге игълан иткән иде. Быел җәй башында, иҗат мизгелен япкан кичәдә М. Гафури театры җитәкчелеге шушы бәйгегә йомгакларны игълан итте һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурсның төп бүләгенә танылган журналист Фәрит Фәткуллин лаек булды. Мәшһүр актерлар Гыймалетдин Минһаҗев, Газим Тукаев, Гыйният Ушанов турында “Кызыл таң” газетасында быел басылган очерклары иң югары бәяне алды аның. Талантлы журналистка Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләкне М. Гафури театрының әйдәүче актеры Хөрмәтулла Үтәшев тапшырды.
Менђ шундый тынгысыз ќан ул Фђрит Миңнулла улы Фђткуллин. Әле күренекле каләм әһеле нәшриятка үзенең чираттагы китабын әзерли. Анда да сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьләр һәм башка иҗат кешеләре турындагы матур очерк-портретлар, әңгәмәләр урын ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100