news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфадагы татар җырчысы яңа тамашасын әзерләде
Башкортстанның һәм Россиянең атказанган, артисты Җәмил Әбделмәнов бу көннәрдә тормышындагы истәлекле вакыйганы кичерә
Скопировать ссылку
(Уфа, 14 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы татар җырчылары арасында иң күренекле талант ияләренең берсе – Башкортстанның һәм Россиянең атказанган, артисты Җәмил Әбделмәнов бу көннәрдә тормышындагы истәлекле вакыйганы кичерә. Үзенең яңа мәдәни программасын әзерләп бетте талант иясе. “Йөрәкләргә моң тулсын” дип аталган яңа тамашасын Җәмил әфәнде шушы көннәрдә Уфада тәкъдим итә.
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты Җәмил Әбделмәнов үзенең күпкырлы таланты белән җыр сәнгатен сөючеләрнең сөюен күптән яулады һәм үзенең талантын елдан-ел шомарта барды. Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Сарт-Чишмә исемле татар авылында туып үскән Җәмил җыр-моң мохитендә тәрбияләнә. Әнисе татар халык җырларын бик оста башкарса, абыйлары өздереп төрле гармуннарда уйный.
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Җәмил туп-туры Уфа дәүләт сәнгать училищесына укырга килә. Бәхете була егетнең – мәшһүр мөгаллимә, профессор Миләүшә Мортазина классына алалар аны. Шунда Җәмилгә “синең тавышың көчле дә, моңлы да, шуңа күрә без сине бары тик опера җырчысы итеп кенә күрәбез”, диләр. Үзе дә опера арияләрен башкарырга омтылган сәләтле егеткә зур этәргеч була бу сүзләр.
1992 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына солист итеп эшкә чакырыла яшь җырчы. Шунда ук “Нәркәс”, “Салават Юлаев” операларында катнаша һәм үзенең талантын бар мөмкинлегендә күрсәтә ул. Аннан соң төп рольләрне башкарып киң танылу ала Җ. Әбделмәнов. 2004 елда “Акмулла” операсында төп рольне югары һөнәри осталыкта башкарганы өчен, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия бирелә аңа.
Иҗат белән бергә үзе дә яшьләргә опера сәнгате серләрен өйрәтә танылган җырчыбыз. Җәмил Әбделәхәт улы ун ел сәнгать училищесында укытты, соңгы 9 елда Уфа дәүләт сәнгать академиясендә яшьләрнең остазы ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2