news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар җырчысы Татарстанның югары исемен алды

Уфадагы популяр яшь ќырчы џђм музыкант Айрат Халиковка “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде

(Уфа, 2 февраль, «Татар-информ», Фђнис Фђтхуллин). Уфадагы популяр яшь ќырчы џђм музыкант Айрат Халиков үзенең тырыш иҗаты өчен лаеклы бәя алды. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән аңа “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Айрат Халиков җырчы гына түгел, ә музыкант та, матур көйләр язучы да. Аның җырлары радио һәм телевидениедән даими яңгырый, сәхнәләрдән аның матур җырларын башка җырчылар да башкара. Милләт яшьләрен үзебезнең җанга якын мәдәниятебезгә тартуга да күп көч сала Айрат Халиков. Уфадагы Тимер юлчылар мђдђният сараенда аның үз студиясе бар. Шунда ул башка җырчыларга да үз язмаларын әзерләү мөмкинлеген бирә. Шулай ук аның тырышлыгы белђн берничә ел элек ачылган чын милли клуб Уфаныћ тљрле сђнгать коллективларында эшлђњче татар артистларын кунакка да чакыра. Теге яки бу бђйрђмнәрдђ тљрле уеннар џђм бђйгелђр дђ оештыра милләтебез егете.
Айрат Халиков њзе оештырган клубныћ бу елга максатлары хакында сљйлђп болай ди:«Бу елда да без татар яшьлђренђ књћелле кичђлђр, концертлар џђм милли йолаларыбызны искђ тљшерњче тамашалар тђкъдим итђчђкбез. Безнећ клубта миллилек љстенлек итђргђ тиеш. Асыл ниятебез – Уфадагы татар егетлђре џђм кызлары арасында ќыр-биюгђ маџир талантларны ачу џђм аларга зур сђхнђгђ чыгарга ярдђмлђшњ. Икенче максатыбыз – «Аулак»ка танылган џђм њсеп килњче яшь ќырчыларны, музыкантларны џђм композиторларны џђрдаим чакырып тору. Исеменнђн њк књренњенчђ, безнећ клуб яшьлђрнећ бер-берсе белђн очрашып танышу урыны да. Моћарчы њз яртысын таба алмый зарыккан яшьлђребез биредђ њз парларын да табарлар ђле».
Уфадагы Тимер юлчылар мђдђният сараенда эшлђп килњче “Аулак љй” клубы хђзер башкаладагы миллђт яшьлђренећ яраткан ял итњ урынына ђверелде. Агымдагы елда да аныћ књћелле чаралар оештырачагына шик юк. Татарстанның мактаулы исемен алган милләт егете быел тагын да дәртләнебрәк эшләячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100