news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар җырчылары яңа программа тәкъдим итә

“Җыр сөйгәннәр картаймый” программасын алар беренче булып Башкортстан дәүләт филармониясендә җыр-моң сөючеләргә тәкъдим итте

(Уфа, 5 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар җырчысы, Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев һәм аның тормыш иптәше популяр җырчы Лилия Биктимерова үзләренең яңа тамашасын әзерләп бетте.
“Җыр сөйгәннәр картаймый” дип исемләнгән шушы программаны талантлы милләттәшләребез беренче булып үзләре хезмәт иткән Башкортстан дәүләт филармониясендә җыр-моң сөючеләргә тәкъдим итте. Бу тамашада шулай ук Фәдис Ганиевның иҗатташ дуслары Дилбәр Гайсина, Лилия Хаҗигалева, Айнур Фатыйхов, Сибәгать Яруллин һәм башка сәнгать осталары катнаша.
Шулай итеп Фәдис Ганиев һәм аның иҗатташ дуслары тагын да милли җыр сәнгатебезне сөючеләрне яңа тамаша белән куандыра. Анда ул ретро җырларын да, яңаларын да башкара.
Башкортстанның халкыбызга күп талантлар биргән Борай районында туып үскән Фәдис Ганиев соңгы елларда тамашачыларның иң яраткан җырчыларының берсенә әверелде. Аның көчле һәм искитмәле моңлы тавышын башка беркемнеке белән дә бутап булмый. Үзенең иҗатташ дуслары белән Башкортстан һәм Татарстанда гына түгел, ә милләтәшләребез яшәгән башка күп төбәкләрдә дә гастрольләрдә йөри, милли җыр-моңнарыбызга сусаган тамашачыларга сәнгать бәйрәме оештыра ул.
Талант иясенең сәнгать төркеме яңа мәдәни программа белән республика районнарында һәм шәһәрләрендә чыгыш ясаганнан соң, аны милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләрдә дә күрсәтергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100