Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфадагы татар талиплары Татарстанга сәяхәткә китте
Уфадагы татар талиплары Татарстанга сәяхәткә китте
(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадан бүген иртән тагын бер төркем милләттәшләребез Татарстанга сәяхәткә китте. Казанның 1000 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге сәяхәткә бу юлы Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алучы талиплар, җәмгысе 25 кеше алынды. Аларның барысы да уку алдынгылары һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар.
Әлеге күңелле сәяхәтне оештыручы Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова әйтүенчә, сәяхәтчеләр Казанга барганда иң элек Чаллыда тукталыш ясый һәм андагы педагогия институтында укучы татар талиплары һәм укытучылары белән очрашу үткәрә. Чаллының истәлекле урыннары белән дә танышканнан соң, сәяхәтчеләр юлларын дәвам итә. Киләсе тукталыш - изге Болгар җирендә. Анда да Уфа вәкилләре милләтебезнең борынгы таш каласының истәлекле ядкарьләрен караячак һәм шунда ял итәчәк.
Иртәгә сәфәрләрен дәвам итеп, Уфа талиплары Казанга барып җитә һәм анда 9 октябрьгә кадәр була. Казанда Уфа кунакларын Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре каршы ала һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан байтак кына истәлекле бүләкләр тапшыра. Ике көн эчендә сәяхәтчеләр “Идел-пресс” нәшриятында, “Мәдәни җомга” газетасында очрашуларда була. Шулай ук Казанның яңартылган урыннарын, “Кол Шәриф” мәчетен, метроны, Татар зиратын, берничә музейны һәм башка бик күп истәлекле һәм тарихи урыннарны карап йөрү дә оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз