news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар сәнгатькәре яңа тамаша тәкъдим итә

Башкортстанда яшәүче талантлы театр актрисасы һәм җырчы Дамира Сәетова үзенең тамашачыларын яңа мәдәни программасы белән сөендерә

(Уфа, 1 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәүче талантлы театр актрисасы һәм җырчы Дамира Сәетова үзенең тамашачыларын яңа мәдәни программасы белән сөендерә. Бүген кич Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда аның премьерасын тәкъдим итә соклангыч моңга ия җырчыбыз.
Яңа концерт программасын Дамира Сәетова үзенең өр-яңа альбомы чыгу уңаеннан әзерләде. Бүгенге тамашада шул альбомга кергән барлык җырлар да яңгыраячак.
Шушы иҗади имтиханы бәйрәменә Дамира Сәетова үзенең иҗатташ һәм фикердәш дусларын да җыйды. Бик матур әзерләнгән шушы тамашада Дамира Сәетова эшләгән Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры артистлары да катнаша һәм үз осталыкларын күрсәтәчәк. Уфадагы тагын бер танылган җырчы Радик Динәхмәтов та бу концертка ямь өсти. Ә Казаннан, Дамира Сәетовага рухи теләктәшлек белдерү һәм яңа җырларын башкару өчен, популяр җырчы Илсаф та килде.
Быелгы иҗат елын ачып җибәрүче шушы мәдәни программаның сценариен “Нур” театры актеры, Башкортстанның халык артисты Мәхмүт Фатыйхов язган. Программаны да ул үзе, театрның талантлы актрисасы Айгөл Габдуллина белән бергәләп алып барачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100