news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар рәссамы гаилә күргәзмәсен оештырды

Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәниф Хәбибрахманов чираттагы күргәзмәсен оештырды


(Уфа, 29 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар рәссамы, сынчы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәниф Хәбибрахманов чираттагы күргәзмәсен оештырды. Аны ул үзенең 60 яшьлек юбилеена багышлаган.
Атаклы сынчының әлеге күргәзмәсе моңа кадәр булганнарыннан аерылып тора. Чөнки бу юлы ул, шушы күргәзмәдә катнашу өчен, үзенең җәмәгате, шулай ук рәссам Людмиланы һәм рәссам кызы Динәне дә җәлеп иткән. Людмила ханым күргәзмәгә үзенең батик һәм гобелен эшләрен урнаштырган. Ә яшь рәссам Динә кызлары экспозициясе графика, сынлы сәнгать әсәрләреннән һәм театрлар спектакльләренә декорацияләр макетларыннан тора. Күргәзмә Уфа “Сәнгать” галереясендә ачылды.
Күргәзмәне ачу тантанасына килгән республика сынчылары һәм рәссамнары талант ияләренә иң җылы теләкләрен әйтте һәм бүләкләрен тапшырды. Чыгыш ясаучылар талантлы гаилә әгъзаларының кызлары Динәнең уңышларына да сокланды. Динә башта Уфа дәүләт сәнгать училищесын, аннан соң Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр декорациясе факультетын тәмамлый.
Хәниф Мирзаһит улы Хәбибрахманов үзе Краснокама районының Шушнур исемле татар авылында туып үсә. Күршедәге Арлан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама янындагы Ташкын авылында музыка, рәсем һәм хезмәт дәресләрен укыта ул.
Хәрби хезмәттән соң, 1970 елда Свердловск шәһәрендәге ширкәткә урнаша, анда рәсем студиясендә шөгыльләнә. 1973 елда М. Строганов исемендәге югары сәнгать училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1978 елда Башкортстан дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетында, аннан соң, Художество фонды каршындагы комбинатта эшли. Әлеге көндә - ирекле рәссам.
Хәниф Хәбибрахмановның илһамлы иҗаты күптән инде киң танылу алды. Уфа “Нур” театрының портал өстендәге композициясен, Малояздагы Салават Юлаев музеенда урнашкан скульптура комплексы, Уфадагы янгын сүндерүчеләргә багышланган һәйкәл тезмәсе һәм башка талантлы эшләр аның оста кулы аша үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100