news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар иҗатчысының чираттагы китабы

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Финә Латыйпова тормышында истәлекле вакыйга

(Уфа, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Финә Латыйпова тормышында истәлекле вакыйга.
Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында аның “Кыңгырау малай” исемле яңа китабы басылып чыкты. Балаларга тәгаенләнгән бу басмада матур һәм мавыктыргыч хикәяләр урын алган.
Авторның “Серле гөмбәләр”, “Кыңгырау малай”, “Урман кызы”, “Су егете”, “Танып буенда” хикәяләре балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәр дә рәхәтләнеп укый торган әсәрләр рәтеннән. Аларда сафлык, самимилык та, кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр дә, тетрәндерерлек вакыйгалар да бар.
Финә Латыйпова төрле жанрларда иҗат итә торган язучы. Аның моңа кадәр төрле журналларда һәм газеталарда сигез повесте дөнья күргән иде. Фантастика, детектив, маҗаралар, юморлы әсәрләр, әдәби-нәфис һәм тарихи повестьлар, балалар өчен хикәяләр – менә авторның әдәби иҗат диапазоны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100