news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар гимназиясе директоры: Күп телләр өйрәнгән балалар БДИны яхшырак тапшыра

Гимназиядә укучылар татар, башкорт, рус, инглиз һәм немец телләрен өйрәнә.

Уфадагы татар гимназиясе директоры: Күп телләр өйрәнгән балалар БДИны яхшырак тапшыра
Владимир Васильев

(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Уфаның 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов бүген Татарстан язучылары белән очрашуда бер күзәтүе белән уртаклашты. Күбрәк телләрне өйрәнгән балалар Бердәм дәүләт имтиханын яхшырак тапшыра, диде ул.

Гимназиядә укучыларның яртысы "Туган тел" предметы буларак татар телен укый. Чит тел дәресендә инглиз телен, ә өстәмә чит тел буларак немец телен өйрәнәләр. Башкорт теле дәүләт теле буларак керә.

"Мин бу гимназиядә инде уникенче ел эшлим һәм, тәҗрибәдән чыгып, әйтә алам: кайсы классларда күбрәк тел өйрәнәләр, шулар тугызынчы сыйныфтан соң дәүләт имтиханын да, Бердәм дәүләт имтиханын да яхшырак бирә", - диде Равил Идрисов.

  • Уфа шәһәренең 84 татар гимназиясе 2002 елда 84 урта мәктәбе нигезендә оешкан. Гимназиядә 51 сыйныф бар, аларда 1396 бала белем ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100