news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы татар галименә басым дәвам итә

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсендә танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков белән журналист Сергей Орлов өстеннән чираттагы мәхкәмә утырышлары булып үтте

(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән Уфа галимнәре өстеннән тикшерү дәвам итә. Әле ике кешегә шәһәрдән читкә китмәскә дип карар чыгарылган.
Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсендә танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков белән журналист Сергей Орлов өстеннән чираттагы мәхкәмә утырышлары булып үтте. Аерым-аерым узган шушы ике мәхкәмәдә ике гаепләнүчегә дә, тикшерү барган вакытта, Уфадан читкә китмәскә тиешләр дигән карар чыгарылды.
Илдар Габдрафыйков әле һаман прокуратурага чакыртып торуларын һәм тикшерү кысаларындагы сорау алулар баруын белдерде.
Шул ук вакытта И. Габдрафыйковның адвокаты бу эш буенча өстәмә мөрәҗәгать әзерләгән. Бу мөрәҗәгатьне ул янә дә БР Югары мәхкәмәсенә тапшырачагын әйтте. Моңа кадәр дә Югары мәхкәмә Орджоникидзе районы карарын ике тапкыр гамәлдән чыгарып, Илдар әфәнде файдасына карар кабул иткән иде. Хәзер инде яклау өмет итеп өченчегә Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү килеп чыга.
Исегезгә төшерәбез, август башында Уфада биш галим, журналист һәм бер эшкуар “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, кулга алынган иде. Башкортстан Югары мәхкәмәсе ике тапкыр аларны азат итү турында карар чыгарды. Шуңа да карамастан, Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бу эшне туктатырга уйламый. Моны гаепләнүче галимнәр мәхкәмәгә хакимиятләрдән басым булу белән бәйләп аңлата.
Татар галиме Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, аларга каныгуның сәбәпләре башкада. “Мин Башкортстанда халык санын алудагы хәрәмләшүләр, йөзләрчә мең татарны “башкорт” дип яздырулар турындагы тикшерүләремне Мәскәүдә дә, Уфада да нәшер иткән идем, - ди Илдар әфәнде. - Республикадагы катлаулы этносәяси хәлләр хакында язган фәнни хезмәтләрем һәм мәкаләләрем дә рәсми хакимиятләргә ошамый, әлбәттә. Менә шулар өчен эзәрлекләү бара да инде. Ә “Уфагуб” сәхифәсе белән хезмәттәшлек итүдә шикләнү бер сәбәп кенә ул”.
“Уфагуб” сәхифәсенә ярдәм күрсәтүдә шикләнелүче эшкуар Николай Швецов бүгенге көндә Уфадагы бер хастаханәдә дәвалану үтә. Тагын бер тарихчы галим Игорь Кучумовка Уфадан читкә китмәскә кушылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100