news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфадагы татар галиме юбилеен билгели
Башкортстандагы күренекле татар галиме һәм остаз-мөгаллим, профессор Камил Дәүләтшинга 75 яшь тулды
Скопировать ссылку
(Уфа, 2 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы күренекле татар галиме һәм остаз-мөгаллим, профессор Камил Дәүләтшинга 75 яшь тулды. Аны бүген шушы күркәм бәйрәме белән үзе эшләгән Башкортстан дәүләт университеты педагогик коллективы һәм талиплар ихлас күңелдән котлады һәм аңа иң ихлас теләкләрен җиткерде.
Соңгы утыз биш ел гомерен Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә эшләүгә багышлаган Камил ага атаклы әдәбият белгече һәм чын дәрәҗәсендә остаз булып иреште. Камил Салих улы тумышы белән Татарстанның Чистай районы Иске Роман авылыннан. Язмыш аны җитмешенче еллар башында Уфа белән бәйли. Ә аңарчы тормышның төрле баскычларын үтәргә туры килә булдыклы егеткә. Егерме яшендә инде ул Казанда Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Барлас Камалов кебек күренекле шәхесләр белән аралаша. Алар белән еш кына әңгәмәдәш һәм табындаш була ул, яшь кенә булуына карамастан. Казан дәүләт университетында белем алу чорында шулай ук Нил һәм Илдар Юзиевлар, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Ренат Харислар белән иҗат казанында кайнап яши Камил Дәүләтшин. Хатип Госман, Миркасыйм Госманов белән фикердәш булу да аң-белем даирәсен киңәйтергә ярдәм итә аңа.
Университетны тәмамлауга фән юлын сайлый яшь белгеч һәм борынгы һәм урта гасырлар шигъриятен төпле өйрәнә, суфичылык буенча диссертация яза. Камил Дәүләтшинның шул хезмәте энциклопедик алты томлык «Татар әдәбияты тарихы» китапларының берсендә лаеклы урынын алды.
Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасында утыз биш елдан артык эшләү чорында Камил Салих улы йөзләрчә укытучы әзерләп чыгарды, дистәләрчә фән иясенә диссертацияләр яклауда ярдәм итте. Кафедрадагы хезмәттәшләренең дә күпчелеге – аның дипломчылары. Ә күпме газеталарда һәм журналларда аның шәкертләре тәҗрибәле журналистларга әверелде! Аларның саны-исәбе юк.
Камил ага әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Аның байтак шигырьләренә композиторларыбыз матур җырлар да язды. Аның «Бәллүр язмыш» дигән җыры үзенчә бер гимнга да әверелде инде хәзер. «Укыту, җәмәгать эшләре белән яшәү һәм җыр язу – өчесе дә бер үк юнәлештәге иҗат инде ул, – ди Камил Салих улы. – Халык белән аралашу формасы бу юнәлешләр. Шигырьләр, җырлар аша халыкка теләкләремне, фикерләремне җиткерәм мин».
Соңгы елларда прозада иҗатка күчте Камил Дәүләтшин. Повестьларында заман хакында уйланулары чагыла.
Тормыш иптәше Һәдия апа белән 55 ел тату гомер итеп, булдыклы ике кыз үстерделәр алар. Хәзер инде оныклары да үсеп җитте, дәүәни белән дәүәтине уңышлары белән куандырып торалар.
Бүген үзе эшләгән кафедрада Камил аганы хөрмәтләп зур юбилее белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алдагы елларда да бергә-бергә эшләргә язсын әле, дип теләделәр остаз мөгаллимгә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot