news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфадагы татар артисты юбилеен билгели
Башкортстанның атказанган артисты Марат Исхаков тормышында истәлекле вакыйга
Скопировать ссылку
(Уфа, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының әйдәүче актеры, Башкортстанның атказанган артисты Марат Исхаков тормышында истәлекле вакыйга. Бүген үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели ул.
Шушы уңайдан Марат ага бик күп котлаулар һәм бүләкләр кабул итә. Үзе эшләгән “Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрыннан гына түгел, ә Башкортстандагы башка театрлардан һәм Татарстаннан җылы, ихлас телеграммалар ала ул бу көннәрдә.
Марат Гайнислам улы Исхаков Стәрлетамак районының Бүреказган авылында туып үсә. Сәнгать училищесын тәмамлагач, башта М. Исхаков Салават Башкорт дәүләт драма театрында 7 ел эшли. Аннан соң гаиләсе белән Уфага күченеп килә. 1990 елдан бирле, ягъни “Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры ачылган көннән алып, шушы яраткан театрыбызда иҗат итә ул. Егерме ел эчендә дистәләрчә үзенчәлекле, истә калырлык образлар тудырды Марат Гайнислам улы.
Марат аганың тормыш иптәше Рива Авзал кызы да актриса. Ул озак еллар Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшләп хаклы ялга чыкты. Аларның уллары Рияз да сәнгать юлыннан китте. Кино операторы һөнәрен сайлады ул. Берничә нәфис фильмны, бихисап документаль фильмнар, җырчыларның клипларын төшерде ул. Аның да талантлы иҗаты Башкортстан яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләге белән бәяләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2