news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы танылган татар галиме юбилеен билгели

Башкортстандагы киң билгеле галим һәм мөгаллим, профессор Рәхим Мөрәсевка 70 яшь тулды

(Уфа, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы киң билгеле галим һәм мөгаллим, профессор Рәхим Мөрәсев тормышында истәлекле вакыйга. 70 яшь тулды аңа.
Шушы уңайдан Рәхим Зәки улы бик күп котлаулар кабул итә. Үзе эшләгән Башкортстан дәүләт университетында да аны зурлап котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Рәхим Зәки улы Мөрәсев Башкортстанның Стәрлебаш районында туып үсә. Стәрлебаш татар мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укыган елларда ук, немец телен ныклап өйрәнү белән мавыга ул. Хәтта, немец теле укытучысы авырып киткән чакларда, Р. Мөрәсев бу дәресләрне дә алып бара. Мәктәпне тәмамлагач кайда укырга барырга дигән сорау тормый аның алдында. Туп-туры Башкортстан дәүләт университетының чит телләр факультетына укырга керә ул.Шушында укытучылык эшенә калдырыла. Башта кандидатлык диссертациясен яклый, аннан соң, республикадагы чит телләр мөгаллимнәре арасында беренче булып, докторлык диссертациясен дә яклый. Озак еллар Башкортстан дәүләт университетының роман-герман факультеты деканы вазыйфасын башкара Рәхим Зәки улы. Англиянең Кембридж шәһәрендә нәшер ителгән “Кто есть кто”, “Выдающиеся люди XX века” китапларына кергән күренекле галим ул Р. Мөрәсев.
Чит телләр белгече булса да, үзенең иң яраткан теле итеп туган татар телен саный Рәхим ага. “Туган телем – татар теле – зур мәдәният теле, дөнья стандарты теле. Мин бүген дә рәхәтләнеп татар телендә укыйм, фәнни хезмәтләремдә кулланам”, - ди юбиляр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100