Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадагы танылган сәнгать остасы Гөлзәмия Ситдыйкова иҗат кичәсен үткәрә
Уфадагы танылган сәнгать остасы Гөлзәмия Ситдыйкова иҗат кичәсен үткәрә
(Уфа, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче күренекле татар җырчысы һәм нәфис сүз остасы Гөлзәмия Ситдыйкова өчен бүген зур бәйрәм. Башкортстан дәүләт филармониясендә, үзенең иҗатташ дуслары белән бергәләп, күптән әзерләгән бенефисын үткәрә үл.
Әлеге иҗат кичәсен Гөлзәмия Ситдыйкова үзенең сәхнә иҗатына 25 ел тулуга багышлый. “Әйләнә сәхнә, әйләнә, сибелеп кала еллар” дип аталган шушы матур бәйрәм кичәсе җыр-моңга, кызыклы чыгышларга, сатира һәм юморга да бик бай булачак”, - ди үзе бу тамаша хакында Гөлзәмия Ситдыйкова.
Талантлы артистка үзенең юбилей бенефисында төрле елларда яратып башкарган әсәрләрен, монологларын башкарачак, лирик шигырьләр сөйләячәк. Тамашада актрисаның иҗатташ дуслары, танылган татар җырчылары Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Идрис Кәлимуллин, Илһам Вәлиев, Фәнидә Сәфәргалиева һәм башкалар катнаша. Гөлзәмия ханымны үз чыгышлары белән ихлас котларга Казаннан яшь җырчылар Айгөл Сагынбаева белән Айдар Габдинов та килеп җитте.
Бенфиста Уфа дәүләт сәнгать академиясе талиплары да катнаша һәм шулай ук җыр-моңнар, биюләр, кызыклы монологлар тәкъдим итәчәк. Шулай итеп милләтебезгә күп талантлар биргән Борай районында туып үскән артистка Гөлзәмия Ситдыйкова үзенең тормышындагы истәлекле вакыйганы күп санлы иҗатташ дуслары һәм яраткан тамашчылары арасында билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз