news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфадагы “Сәйяр” татар эстрада театры яңа программасын әзерләде

Башкортстандагы “Сәйяр” татар эстрада театры сәнгатькәрләре Уфада яңа тамашаның премьерасын тәкъдим итте

(Уфа, 2 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы “Сәйяр” татар эстрада театры сәнгатькәрләре Уфада яңа тамашаның премьерасын тәкъдим итте. Танылган татар җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин җитәкчелек иткән популяр сәнгать коллективы яңа концерт программасы эчтәлеген үзенчәлекле корган. Идрис Кәлимуллинның 45 яшьлек юбилеена багышланган бу тамаша.
“Сәйяр” татар театрының яңа эше белән милли сәнгатебезне сөючеләр Уфа Шәһәр мәдәният сараенда таныша алды. Яңа тамаша үзенең җыр-моңнарга һәм биюләргә генә түгел, ә уен-көлкегә бай булуы белән дә кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Халык залны шыгрым тутырып килгән.
“Бу концертыбызда һөнәри җырчылар гына түгел, ә композиторлар да, автор-башкаручылар да, җырлар язучы шагыйрьләр дә чыгыш ясый, - ди Идрис Кәлимуллин. - Салават Әхсәнов, Денис Арсланов, Вилдан Мисбахов, Гүзәл Вәлиева-Кәлимуллина, Руслан Зөлкарнәев, Рөстәм Галиев, Нәзирә Яппарова, Рамил Чурагул һәм башка сәнгать йолдызлары - нәфис сүз сөйләүчеләр, пародияләр белән чыгыш ясаучы көлке осталары ярдәмендә матур тамаша әзерләдек. Һәм ул, һичшиксез, тамашчыларыбызга ошар дип өметләнәбез”.
“Сәйяр” эстрада театрының яңа тамашасы алдагы атналарда башка районнар һәм шәһәрләр мәдәният сарайларында да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot