news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы “Рисаләт” дини газетасы сәхифәле булды

Биредә 12 ел дәвамында чыгып килүче “Рисаләт” дини газетасының интернет сәхифәсе булдырылу уңаеннан исем туе үткәрелде

(Уфа, 8 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә күңелле вакыйга уңаеннан кичә булып үтте.
Биредә 12 ел дәвамында чыгып килүче “Рисаләт” дини газетасының интернет сәхифәсе булдырылу уңаеннан исем туе үткәрелде.
“Рисаләт” газетасының интернет сәхифәсе мондый адрес белән теркәлде: www.rslt.ru. Сәхифәдә газетаның үзе хакында да күп мәгълүматлар алып була. Шулай ук аның һәр санының электрон шәкеле урын ала. Төрле гыйбадәтләр вакытлары, дини йолалар хакында да җаның теләгән мәгълүматлар бар анда.
“Рисаләт” газетасы Башкортстан мөселманнары диния нәзараты һәм Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә тарафыннан берлектә оештырылган иде. Газетаның баш мөхәррире вазыйфаларын да шушы мәдрәсә ректоры Илдар хәзрәт Малахов башкара.
“Газетабыз республикада, илдә, дөньяда барган хәлләр хакында Башкортстан мөселманнарына бай мәгълүмат бирә, - ди ул. – “Рисаләт” дин кардәшләребезгә рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне түкми-чәчми бәян итә”.
И. Малахов сүзләренчә, “Рисаләт”нең интернет сәхифәсе дә булдырылу аның нәтиҗәлелеген тагын да арттырачак. “Диннең җәмгыятьтә тоткан урынына, мөселман матбугат чаралары эшенә төпле анализ ясалачак. Шулай ук мөселман мәгарифе мәсьәләләре буенча да тәфсилле фикер алышу булачак безнең сәхифәдә”, - ди Илдар хәзрәт.
“Рисаләт” газетасы айлык басма. 3 мең данәдә нәшер ителә ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100