Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Уфадагы “Моң” студиясендә татар караоке җырлары альбомы чыкты
^Уфадагы “Моң” студиясендә татар караоке җырлары альбомы чыкты
(Уфа, 14 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы киң билгеле “Моң” студиясе милләттәшләребезне тагын бер игелекле эше белән куандырды. Биредә “Халкымның яраткан җырлары” сериясеннән татар караоке җырлары альбомы дөнья күрде. Әлеге DVD форматлы тәлинкәгә халкыбызның иң популяр 18 җыры кергән.
Соңгы елларда милләттәшләребез татар халык җырлары язылган альбомнарны күбрәк ала башлады. Шуны исәпкә алып, “Моң” студиясе иң яратып җырланган һәм тыңланган татар халык җырларын туплап тагын бер тәлинкә чыгарырга булды. Яңа альбомда “Күбәләгем”, “Тала, тала”, “Җомга”, “Сибелә чәчем”, “Алмагачлар” кебек иң популяр татар халык җырлары урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз