news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Уфадагы матбугат һәм нәшрият күргәзмәсендә бүген киңкүләм мәгълүмат чаралары көне

^Уфадагы матбугат һәм нәшрият күргәзмәсендә бүген киңкүләм мәгълүмат чаралары көне

(Уфа, 17 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада, Башкортстан Күргәзмәләр үзәгендә 15 май көнне ачылган “Полиграфия. Матбугат дөньясы. Реклама-2006” дип исемләнгән махсуслаштырылган халыкара күргәзмәдә бүген киңкүләм мәгълүмат чаралары көне. Унберенче тапкыр оештырылган бу зур күләмле күргәзмәдә бүген Башкортстандагы татар вакытлы матбугат басмалары да тамашачылар игътибарына үзләренең газета-журналларын һәм башка матбага әйберләрен тәкъдим итә.

Уфадагы “Өмет”, “Кызыл таң”, “Атна” татар газеталарының һәм яшьләрнең татарча нәшер ителүче “Тулпар” журналы иҗат көчләре бүген иртәдән алып бирегә килүчеләрне үз экспозицияләре белән таныштыра. Аеруча “Өмет” газетасының күргәзмә бүлеге тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Биредә матур итеп чыгарылган газеталар гына түгел, ә төсле итеп басылган төрле календарьлар, татар сәнгать осталарының сурәтләре төшерелгән реклама әсбаплары да куелган.

“Өмет” газетасы Башкортстандагы иң күп тиражлы басмаларның берсе. Әле аның 45 меңгә якын абунәчесе бар. Димәк, бер гаиләдә уртача өч кеше генә яши дип исәпләсәң дә, яшьләрнең яраткан газетасын ким дигәндә 130 мең чамасы кеше укый. “Өмет” газетасы баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов үзләре чыгарган басманың укымлылыгын арттыру өчен һәрдаим иҗади эзләнүдә булуларын әйтә. Биредә һәр темага белдекле итеп яза алучы бик көчле журналистлар тупланган. Аларның кайберләре белән бүгенге күргәзмәдә газета укучылар күзгә-күз очрашу һәм аралашу мөмкинлеген дә ала.

Уфадагы матбугат күргәзмәсе үз эшен иртәгә тәмамлаячак. Анда төрле иҗади бәйгеләрдә җиңеп чыккан аерым журналистларга да, төрле газета-журналлар редакцияләренә дә мактаулы исемнәр һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot