news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы мәктәпкә Мәҗит Гафури исемен яңадан кайтарачаклар

Быел Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тула.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Уфада Мәҗит Гафури исемен йөрткән мәктәп үз атамасын югалтты. 2020 елда — Башкортстанның беренче халык шагыйренең тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәсе елны — әлеге атаманы яңадан кайтару бурычы тора. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Чернышевский урамындагы элеккеге «Галия» мәдрәсәсе бинасында 1932 елдан бирле Мәҗит Гафури исемендәге мәктәп эшләде. Ул әлеге тарихи бинада урнашкан иде. Соңыннан аны коррекция мәктәбенә бирделәр, хәзер биредә Ислам университеты урнашкан. 1970 елларда мәктәпне башка бинага күчерделәр. Шул рәвешле, 15нче урта мәктәп үз исемен югалтты. Директор һәм мәктәп коллективы белем йортының Мәҗит Гафури исемен йөртүен белми дә. Шул хактагы указ сакланып калган», — дип белдерде Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева.

Быел Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тула. Әлеге уңайдан сакланып калган барлык документларны әзерләп һәм җыеп, Уфа шәһәр Советына мәктәпкә Мәҗит Гафуриның исемен кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итәргә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100