news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы мәчеттә хәтер көне үтте

Башкортстан татар милли оешмалары 1552 елда шәһит киткәннәрне искә алу чарасын оештырды

(Уфа, 27 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары 1552 елда шәһит киткәннәрне искә алу чарасын оештырды.
Хәтер көне Уфаның “Ихлас” мәчетендә узды. Аңа әзерлекне “Ихлас” мәчете мөтәвәллияте Башкортстан татар оешмалары, аерым алганда БР Татар конгрессы, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте, БР Татар иҗтимагый үзәге белән берлектә алып барган иде.
“Ихлас” мәчетендә үткән чарага бик күп милләттәшләр килде. Хәтер кичәсен күренекле татар дин әһеле, “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм ачты һәм шәһитләр рухына вәгазен сөйләде. Аннан соң мәчетнең “Иляһилар” төркеме мөнәҗәтләр башкарды.
Татар милли хәрәкәте вәкилләре ватаныбыз азатлыгын саклап шәһит китүчеләрне искә алып, бүгенге көнүзәк мәсьәләләр, алда торган бурычлар хакында да фикерләрен әйтте. Соңыннан хәтер кичәсе чәй табыны янында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100