Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадагы Корбан бәйрәмгә Америкадан да киләләр
Уфадагы Корбан бәйрәмгә Америкадан да киләләр
(Уфа, 28 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда динебез исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетенә соңгы әзерлекләр бара. Быел ошбу изге бәйрәмебез республика районнарында һәм шәһәрләрендә аеруча хөрмәтләп үткәреләчәк. Күп дин кардәшләребез, Аллаһ ризалыгы өчен, алдан ук корбанлык сарыклар да әзерләгән инде. Мәчетләр һәм дини мәхәлләләр, күмәк хуҗалыклардан сатып алу өчен, шулай ук күпме корбанлык мал кирәк булачагын килешеп куйган.
Уфада да Корбан бәйрәм барлык мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә зурлап билгеләнәчәк. Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин әйтүенчә, бәйрәм вәгазьләрен тыңларга теләүчеләр Уфаның Тукай урамындагы иң борынгы Җәмигъ мәчетенә, «Ләлә-Тюльпан» мәчетенә, «Ихлас», «Гуфран» мәчетләренә һәм төрле мәхәлләләрдә оештырылучы тантаналарга килә ала.
Күп урында иртәнге бәйрәм вәгазьләрен тыңлап, намаз укыганнан соң, корбан чалулар башланачак. Мисал өчен, «Ихлас» мәчете ихатасында корбан чалу өчен, дин кардәшләребез, 200 дән артык сарык һәм дүрт сыер сатып алу үтенечен белдереп, алдан ук мөрәҗәгать итеп куйган. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә акчаларын җибәреп, туган-тумачалары истәлегенә һәм Аллаһ рәхмәте өчен, корбан чалдыра биредә. Быел да чит мәмләкәтләрдәге дистәдән артык кешедән шундый гозер бар. Ә менә Американың Сан-Франциско шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Оркыя Даян, изге бәйрәмебезне дуслары белән бергәләп билгеләргә һәм корбан чалдырырга дип, Гает алдыннан гына Уфага кунакка үзе киләчәген хәбәр иткән. Былтыр да Уфага Корбан бәйрәмгә килгән иде ул.
Корбан гаетен дини оешмалар гына түгел, ә Уфадагы кайбер сәнгать оешмалары һәм сәүдә үзәкләре дә киң билгели. Мисал өчен, 10-12 гыйнвар көннәрендә Башкортстан дәүдәт филармониясендә һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үзенчәлекле кичәләр оештырыла. Уфаның зур сәүдә үзәкләре һәм базарлары бу көннәрдә шулай ук, сәхнә йолдызлары ярдәмендә, бәйрәм тантаналары үткәрергә, халыкка хәер таратырга һәм бәйрәмгә килүчеләрне хуш исле пылау, башка милли ризыкларыбыз белән сыйларга әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз