Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадагы китап ярминкәсендә Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендәге китабы тәкъдим ителәчәк
Татарстан китап нәшриятында башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендә «Урам балалары» дигән повестьлар җыентыгы дөнья күрде. Басманың тиражы - 1200 данә, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Җыентыкка авторның төрки дөньяда киң танылу алган повестьлары кергән.
«Повестьларда авыр тормыш хәлендә калган үсмерләрнең язмышлары тасвирлана. Автор вакыйгаларны күңелгә үтеп керерлек итеп тасвирлап, социаль проблеманың сәбәпләре турында уйланырга өнди», - дип билгеләп үтте китапның мөхәррире, танылган татар язучысы Галимҗан Гыйльманов.
Китапның презентациясе 28 майда Уфада «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз