news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфадагы күргәзмәдә Татарстан төзүчеләре дә катнаша

Уфада “Уралстройиндустрия-2009” дип аталган XIX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үз эшен башлады

(Уфа, 23 сентябрь, Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада “Уралстройиндустрия-2009” дип аталган XIX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үз эшен башлады.
Әлеге күргәзмә Башкортстанда даими оештырыла һәм анда күп төбәкләрдән вәкилләр катнаша. Быел да бу чарага Россиянең 18 төбәгеннән 120дән артык ширкәтнең вәкилләре һәм чит илләр белән хезмәттәшлек итүчеләр килде.
Күргәзмә Уфадагы “Акбүзат” ипподромы манежында ачылды. Аның тантанасына Башкортстан республикасы хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаев һәм башка югары җитәкчеләр килде. Ул әлеге чараның яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә этәргеч бирәчәгенә өметен белдерде.
Күргәзмәдә Татарстанның “Техстрой” ширкәте вәкилләре дә катнаша. Казаннан килгән кунаклар үзләрендәге алдынгы тәҗрибә белән уртаклаша һәм үзләре дә биредән файда алырга, яңа хезмәттәшләр табырга ышанычын белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot